АЛАБУГАДА ӨЛКӘН ЯШЬТӘГЕ ВОЛОНТЕРЛАРНЫ БИЛГЕЛӘП ҮТТЕЛӘР

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Волонтер көнендә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә хәйрия эшендә бушлай катнашучылар, мохтаҗларга ярдәм итү өчен үз көчләрен һәм осталыкларын сарыф итүче иң актив, битараф булмаган кешеләрне хөрмәтләделәр.

Җыелганнарны Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон, ТР Алабуга районы ветераннар Советы рәисе Баганов Геннадий Петрович, «Без бергә» гуманитар штабы һәм «Яшь Гвардия» җирле бүлеге җитәкчесе Епанешников Роман сәламләде.

Бу кичне яңа гына үз юлын башлап җибәрүче яшь волонтерлар өчен дә, тәҗрибә туплаган «Көмеш» волонтерлар өчен дә алкышлар яңгырады. Концерт номерлары һәм бүләкләү тантаналары бер-берсен алмаштырып, кичне үзенә бертөрле күңеллелек белән тутырды. Бүләкләнүчеләр арасында Интернат-йортта яшәүчеләр дә бар иде. «Барс» яшьләр үзәге оештырган «Ел иреклесе-2025» шәһәр конкурсының «Елның мактаулы волонтеры» номинациясендә Тамара Головина җиңүче булды. Ул интернат-йортта гына түгел, шәһәрдә дә иң өлкән волонтер. Аңа 93 яшь. Шуңа да карамастан, ул барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга тырыша, Махсус хәрби операциядәге егетләр өчен җылы оекбашлар бәйли.

Актив җәмәгать эшчәнлеге, хәрби хезмәткәрләргә һәм Россия Федерациясенең кушылган территорияләрендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча ирекле эшчәнлектә катнашулары өчен  Валерия Камилова, Әминовлар гаиләсе һәм Чабан Татьяна бүләкләнде.

Елдан-ел волонтерлык хәрәкәтенең әһәмияте арта, җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм бердәмлекне ныгыта, уртак җиңүне якынайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International