

Гер күтәрүчеләр командасы Казандагы ярышларда гомуми исәптә көмеш һәм шәхси беренчелектә дүрт медаль яулады. Казанда КФУ студентлары һәм аспирантлары спартакиадасы кысаларында гер спорты буенча ярышлар узды. КФУның Алабуга институты җыелма командасы, команда зачетында икенче урынны алып, бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Бу хакта Алабуга КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәхси беренчелектә спортчылар дүрт бүләк алды: Сердар Джумаев 85 кг га кадәр авырлык категориясендә беренче урынга иреште, Фәрхәт Батыров 63 кг га кадәр авырлык категориясендә өченче булды, шулай ук Бегенч Акмөхәммәдов һәм Мекан Гулморадов 85 кг га кадәр һәм 85 кг дан артык авырлык категориясендә өченче урынны алдылар. Атлетларны әзерләү белән Алабуга институты укытучылары Айрат Асхамов һәм Олег Разживин җитәкчелек итә.