













«Кече шәһәрләрдә бизнесны үстерү» бизнес-форумында катнашу өчен Алабугага Мәскәү, Екатеринбург, Сарапул, Йошкар-Ола, Суздаль һәм башка шәһәрләрдән 200дән артык эшмәкәр килде. Бүген чараның спикерларының берсе бизнес-тренер Максим Поташев кәсәбәчеләр белән очрашты.
«Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе коллективына һәм шәһәр эшмәкәрләр Советына масштаблы проектны оештырган өчен рәхмәт белдерәм», - дип билгеләп үтте ТГ каналында район башлыгы Рөстәм Нуриев.
.jpg)
Фото: Таһир Мәхмүтов