

9 декабрьдә Россиядә истәлекле дата- Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.
Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында 3 нче балалар китапханәсе-филиалы китапханәчеләре батырлык темасына багышланган чара үткәрделәр. Балалар белән бергәләп кем ул Герой? Нәрсә ул батырлык? Җаваплар эзләделәр. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы, Россия Федерациясендәге иң югары бүләк турында сөйләде. Балалар Бөек Ватан сугышы чорында ничә татарстанлының Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуын белделәр, якташ геройларның исемнәрен искә төшерделәр.
Чарада катнашучылар Татарстанда Россиянең беренче герое, якташыбыз А. Н.Епанешниковның батырлыгы турында белделәр. Китапханәче шулай ук балаларга махсус хәрби операциядә катнашучылар – Татарстан Республикасыннан Россия Геройлары, аларның батырлыклары турында сөйләде.
Чара «Барс» яшьләр үзәге залында узды, анда «Ватанны саклаучылар» фонды оештырган «Герой әнисе» фотокүргәзмәсе республика проекты кысаларында эшләвен дәвам итә.