
Халыкара волонтер көнендә шәһәрнең Спас соборы ирекле хәрәкәтне үстерүдә актив катнашканы һәм волонтерлык инициативалары өчен Мактау грамотасына лаек булды.
Бүләк Махсус хәрби операция зонасының хәрби хезмәткәрләренә һәм тыныч халкына гуманитар ярдәм җыюны оештырган һәм уздырган цчен тапшырылды. Мактау грамотасын Спас соборы настоятеле иеромонах Кириллга (Забавновка) Алабуга шәһәр волонтерлык хәрәкәте вәкиле Роман Епанешников 7 декабрьдә литургия тәмамланганнан соң тапшырды.
Мондый бүләккә собор мәхәлләсе әгъзасы Владимир Медведев та лаек булды.