Гадәттәгечә декабрь аенда республика халкы туганнарына һәм якыннарына илнең барлык почмакларына һәм чит илләргә бүләкләр җибәрә. Бу чорда эшкәртелә торган почта җибәрүләре күләме уртача 30% ка арта. Россия почтасы адресатка куркынычсыз барып җитсен өчен яңа ел посылкаларын һәм бандерольләрен ничек дөрес төрергә кирәклеге турында киңәшләр әзерләде.
Беренчесе-бүләк өчен төргәк сайлыйбыз. Ул посылка төренә туры килергә тиеш. 3 килограммга кадәр авырлыктагы зур булмаган бүләкне пластик пакетка яисә тыгыз кәгазьгә төреп, бәйләп яисә ябыштырып куярга мөмкин.
Икенчесе-посылканы дөрес төрәбез. Транспортлау вакытында әйберләр тартма эчендә селкенергә тиеш түгел. Буш урынны кәгазь, пенопласт яисә башка тутыргыч белән тутырырга киңәш итәбез. Әгәр бүләк нәзберек икән, аны өстәмә рәвештә һава-куыкчалы пленка белән төрегез һәм җибәрер алдыннан оператор янында махсус билге ясагыз.
Өченчедән- юлламаны рәсмиләштерәбез. "Посылкаларны җибәргәндә индексны, адресны, фамилияне, алучының һәм җибәрүченең исемен дөрес күрсәтү мөһим.