


Алабуга районы авылларында 2026 елда су белән тәэмин итү челтәрләре реконструкцияләнәчәк. Ремонтны Колосовка һәм Хлыстово авылларында үткәрәчәкләр.
Колосовка авылында 6 чакрымга якын участокта эшләр башкарылырга тиеш. Бүгенге көндә смета документлары Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы идарәсендә тикшерелә. Әлеге объектны гамәлгә ашыру күзәтчелек органнары карамагында. Эшләрнең якынча бәясе 55 млн. сум тәшкил итә.
Су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү Танай авыл җирлегенең Хлыстово авылында да планлаштырыла. Ике скважина һәм ике насос станциясен төзеп, 4,9 чакрым озынлыктагы челтәрләрне алыштырачаклар.
Искәртеп узабыз, әлеге авылда челтәрләрнең тузганлыгы 85% тәшкил итә. Әлеге объектка 35,5 млн. сумлык проект-смета документациясе төзелгән.