

Ярышларда уңайлы атмосферада һәркем үз көчен сынап карый алды. Ә тәҗрибәле уенчылар уңыш серләре белән уртаклаштылар. "Бу Бөтенроссия инвалидлар декадасы кысаларында һәм Ватан Геройлары көнендә очрашу. Катнашучылар үзләре ярышларны шундый рәвештә уздырырга тәкъдим иттеләр: өйдәгечә, гаиләдәгечә, уйнарга да, аралашырга да мөмкин булсын өчен",- дип уртаклашты "Барс"яшьләр үзәге директоры урынбасары Роман Епанешников.