Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 11 декабрьдә 10.30 сәгатьтә булачак «2026 елда салым законнарында НДС һәм махсус салым режимнары буенча үзгәрешләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра. Вебинарның спикеры булып Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.
Чара барышында 2026 елда үз көченә кергән НДС һәм махсус салым режимнары буенча норматив-хокукый базада булачак үзгәрешләр каралачак.
Вебинарда катнашу бушлай, алдан теркәлү түбәндәге сылтама буенча мәҗбүри: https://w.sbis.ru/webinar/ae739f57-46ab-44f1-b042-98c888d2bdcf