АЛАБУГАДА "ТЕЛӘКЛӘР ЧЫРШЫСЫ" АКЦИЯСЕ БАШЛАНДЫ

2025 елның 12 декабре, җомга

Яңа ел бәйрәме алдыннан Алабугада "Теләкләр чыршысы"акциясе старт алды. Яңа ел могҗизасына мохтаҗ балаларның исемнәре язылган открыткалар белән чыршы шәһәр администрациясе бинасында урнашкан. Биредә теләгән һәркем язуларны алып, балага ярдәм күрсәтә ала.  Тулырак 8(85557)7-87-94 телефоны буенча шалтыратып белешергә була. Барлыгы чыршыга 85 теләк эленгән. Акциянең максаты – авыр тормыш хәлендә калган балаларга шатлык һәм бәйрәм кәефе бүләк итү. "Теләкләр чыршысы" ярдәмендә игелекле гамәл кылырга теләүчеләр ярдәмгә мохтаҗларны таба һәм аларның Яңа ел теләкләрен үти ала.

Теләкләрнең өч категориясе каралган-бала заказы буенча бүләк, сюрприз-бүләк һәм матди булмаган теләк - сәфәр яисә мәдәни чарага бару мөмкинлеге.

Администрация хезмәткәрләре, предприятие җитәкчеләре, шәһәр Советы депутатлары "Теләкләр чыршысы" акциясендә актив катнашалар инде.

Катнашырга чакырабыз! Һәркем кушыла ала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International