ИШЕГАЛДЫНДА ТАШЛАНДЫК МАШИНА ТОРСА, НИШЛӘРГӘ?

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Соңгы вакытта Россиядә автомобильләр саны 2,5 тапкырга арткан. Бу үз чиратында хуҗасыз яки ташландык машиналар барлыкка килүгә китерде.

Ташландык дип озак вакыт дәвамында бер үк урында торган һәм кулланылмаган автомобильләрне күздә тотачакбыз.

Ташланган автомобиль территориянең тышкы күренешен генә бозмый, ә әйләнә-тирәдәге кешеләргә дә комачаулый, чөнки биләгән урынга автомобильне куярга ярамый, коммуналь хезмәтләргә ишегалдына керү авырлаша.

Ташланган автомобильне эвакуацияләү түбәндәгечә бара:

Кеше ташланган автомобиль турында хәбәр белән җирле администрациягә гариза яза. Гаризада машинаның кайда урнашканын, номерын, маркасын, моделен, төсен һ.б. күрсәтергә кирәк. Транспорт чарасы файдаланылмый торган чорны да күрсәтү артык булмас. Гаризага машинаның фотографиясен дә өстәргә була.

Администрация махсус комиссия төзи, ул автомобиль янына бара һәм аның чыннан да ташланганмы икәнен хәл итә. Администрация автомобиль хуҗасына транспорт чарасын алырга кирәклеге турында хәбәр итә.

Әгәр хуҗасы чаралар күрмәсә, автомобиль эвакуацияләнә һәм урын бушатыла. Машиналарны хуҗасыз дип билгеләү һәм аларны алга таба утильләштерү тәртибе җирле хакимиятнең өстенлеге булганга күрә, бу эшне җайга салу өчен дә нәкъ менә алар җавап бирә.

Муниципаль берәмлек Башкарма комитеты карары белән махсуслаштырылган автостоянкаларны ачыклау, исәпкә алу, күчерү, махсуслаштырылган автостоянкаларда саклау, гомуми файдаланудагы (йорт яны территорияләрендәге) йөрүгә, җәяүлеләр йөрүенә, территорияләрне җыештыруга, махсус транспорт һәм чүп җыю юлларына комачаулый торган ташландык, хуҗасыз транспорт чараларын утильләштерү эшләрен оештыру эше регламентлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International