





Алабугада узган ялларда Болгар урамы,8 адресы буенча яңа торак йорт ачылды. Республика программасы буенча 60 Алабуга гаиләсе үзләренең торак шартларын яхшыртты. Яңа торак ачкычларын табиблар, педагоглар һәм күп балалы гаиләләр алды.
Ачкычларны тапшыру тантанасында VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Петровна Татионова, Чаллыдагы Дәүләт торак фонды вәкиллеге җитәкчесе Альберт Николаевич Пузырев һәм Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.