
23 декабрьдә Алабугада төп чыршы ачылачак. Бәйрәм 16.00 сәгатьтә "Яшьләр" стадионында башлана.
Программада:
- иҗат коллективлары концерты
- кышкы уеннар һәм конкурслар
- тимераяк һәм чаңгыда шуу
Сезне онытылмаслык бәйрәм кәефе, җырлар, биюләр һәм уңай хис-кичерешләр көтә. Сезне чыршыда көтәбез!