ДӘҮЛӘТ ПОШЛИНАСЫН КЕМ ТҮЛӘРГӘ ТИЕШ – ӨЛЕШЛӘП ТҮЛӘЧЕМЕ, ӘЛЛӘ ТӨЗҮЧЕМЕ?

2025 елның 13 декабре, шимбә

Татарстан Росреестры дәүләт пошлинасын кем түләргә тиешлеген аңлатты – өлешләп түләчеме яки төзүчеме? Төзүчеләрдән килгән сорауларга төзелештә өлешле катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илсөяр Насыйбуллина җавап бирде.

Төзүче гаризасы буенча өлешләп катнашу шартнамәсе объектына өлешләп түләүченең хокукын теркәгәндә дәүләт пошлинасы кем тарафыннан түләнергә тиеш?

- Өлешчеләрнең өлешле катнашу шартнамәсе объектына хокукын теркәгәндә дәүләт пошлинасы яки өлешле төзелештә катнашучы, яки төзүче тарафыннан түләнергә мөмкин.  Бу очракта түләү документында дәүләт пошлинасы өлешле төзелешнең аерым катнашучысының хокукын дәүләт теркәвенә алган өчен төзүче тарафыннан түләнгән дип күрсәтелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International