Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Бехтерево авыл җирлеге халкы белән очрашты. Ул районның киләсе елга үсеш планнары турында сөйләде һәм 2025 елга йомгак ясады.
"Авылны үстерү – муниципалитет алдында торган өстенлекле бурычларның берсе. Бүген Бехтерево авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу уздырдык. Киләчәккә планнар һәм иң актуаль проблемалар - юлларның торышы, мәктәпне ремонтлау һәм башкалар турында фикер алыштык. Барлык теләкләр дә исәпкә алыначак", - дип билгеләде ул үзенең ТГ-каналында.
Җирлек башлыгы Николай Кусаев авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының 2025 елдагы эше һәм 2026 елга бурычлары турында сөйләде.
2026 елның 1 гыйнварына авыл җирлеге территориясендә 921 кеше яши. Шуларның 546сы эшкә яраклы яшьтәгеләр, 224е – пенсионерлар. Йорт биләмәләре саны –377. Ел саен җирлек территориясендә халыкның тормышын тәэмин итү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча планлы эш алып барыла.
Гражданнарның үзара салым программасы иң нәтиҗәле эшчәнлек булып тора, ул халык фикерен исәпкә алып һәм аларның финанс ярдәме белән җирлекне төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Гражданнарның үзара салымы нәтиҗәләре буенча 430 мең сум акча җыелган. Республика бюджетыннан 1 млн 632 мең 480 сум акча өстәлгән. Нәтиҗәдә, гомуми сумма 2 млн 62 мең 480 сум тәшкил иткән. Әлеге акчалар Бехтерево авылының Полевая урамындагы юлның бер өлешенә асфальт салуга тотылган. 240 метр ремонтланган. Шулай ук Гари авылындагы татар зиратына 100 метрлы койма куелган.
Гари авылында Татарстан Республикасы Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы буенча Мәктәп урамындагы күпфатирлы йортлар янындагы территория төзекләндерелде. Район бюджеты хисабына мәктәп гаражы ремонтланган.
Очрашу кысаларында, биредә яшәүчеләрне кабул иткәндә, халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм җаваплар ала алды.







Фото: Таһир Мәхмүтов