Бүген, 2 февральдә «Йолдызлык» үзәк мәдәният сараенда «Алабуга-Skills» һөнәри осталыкның бишенче республика конкурсын ачу тантанасы узды. Ачылышта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Ул барлык катнашучылар да үзләренең һөнәри осталыкларын уңышлы күрсәтерләр, дип ышаныч белдерде.
2 февральдән 7 февральгә кадәр бөтен республикадан 450дән артык белгеч һәм яшь профессионал үз өлкәләрендә иң яхшылар исеме өчен ярышачак. Конкурста катнашучыларга бик катлаулы сынаулар узарга туры киләчәк, алар тәҗрибә күнекмәләрен виртуоз үзләштерүләрен генә түгел, ә тирән теоретик белемнәрен дә күрсәтәчәкләр.
2026 елда ярышлар сәнәгать һәм техник белгечлекләрне үз эченә алган икътисадый үсешнең төп юнәлешләрен чагылдырган 25 компетенция буенча узачак: ЧПУ станокларында токарь һәм фрезер эшләреннән алып эретеп ябыштыруга, метрологиягә, сәнәгать автоматикасына, робот техникасына, шәфкать туташы эшенә һәм финансларга кадәр.
«Алабуга-Skills» конкурсы - ярыш кына түгел, катнашучыларның карьера үсешенә көчле этәргеч, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы һәм заманча эшче һөнәрләренең киләчәк һөнәрләре булуын ачык күрсәтү.
Билгеләп үтик, конкурс республика дәрәҗәсендә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә һәм югары социаль әһәмияткә ия.