Бүген Алабугада урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының 2025 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2026 елда урман культуралары сезонына әзерлек буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Алабуга урманчылыгы җитәкчесе Рәмис Гыйлаҗиев, шулай ук урман хуҗалыгы вәкилләре катнашты.
2025 елда Алабуга урманчылыгы чикләрендәге урманнарны саклау, яклау, яңадан торгызу буенча комплекслы эшләр дәүләт йөкләмәсе нигезендә Алабуга урман хуҗалыгы тарафыннан башкарылган, урман хуҗалыгы чаралары 100% ка уздырылган. Урман культуралары 34,4 гектар мәйданда утыртылган.
Урман янгыннары килеп чыгуны һәм таралуны кисәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру – иң мөһим чараларның берсе булып тора. Әйтик, 149 км ераклыкта янгынга каршы минераллаштырылган полосалар корылган, 110 км озынлыкта янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны карап тору, урман юлларын реконструкцияләү һәм төзү башкарылган.
Шулай ук 2025 елда зарарлы организмнарның таралуын кисәтү буенча чаралар башкарылды. 30 га мәйданда ликвид булмаган агач җыеп алынды һәм 47,5 га мәйданда урман патологиясе тикшерелде.
"Алабуга районында 60 кешедән торган 12 ирекле янгын сүндерү дружинасы булдырылды. Дружина әгъзалары янгын сүндерүнең иң гади ысулларына өйрәтелде. 4 мобиль патруль төркеме оештырылган. Урманчылык белгечләре белән берлектә КДР урманчылары янгын куркынычы булган чорда урман массивларында патрульлек итүдә катнаштылар. Патрульлек итүнең гомуми чакрымы көнгә 250 чакрым тәшкил итте", - дип билгеләп үтте Алабуга урманчылыгы җитәкчесе Рәмис Гыйлаҗиев.
2025 елда базис урман питомнигында орлыклар җыелды һәм чәчелде. Узган елда 200 кг имән орлыгы, 30 кг корычагач орлыгы һәм 15 кг нарат орлыгы әзерләнгән. Узган ел Алабуга урман хуҗалыгы СВО зонасына 67 куб агач, хәрбиләр ихтыяҗлары өчен 20 куб борыс, 50 кубка якын коры-сары һәм такталар җибәргән. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә 125 кубометр утын тапшырган.
Киңәшмә азагында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алабуга урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырды һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде.