
Шигърият һәм татар телен яратучылар, сезнең өчен яңалык! «Барс» яшьләр үзәге ел саен үткәрелә торган «Туган тел» онлайн-конкурсы башлануын игълан итә.
Әлеге конкурс Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган. Бу татар әдәбиятын яраткан һәм кадерләгән һәркем өчен үз сәләтен күрсәтү һәм үзен зур мәдәни вакыйганың бер өлеше итеп тою өчен менә дигән мөмкинлек.
Конкурс берничә этапта узачак:
1) online-этап: 2026 елның 2 февраленнән 10 февраленә кадәр Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатькә кадәр. Электрон адреска иҗади видеороликлар кабул ителә: kdm34723@mail.ru;
2) 2 online -этап: 2026 елның 11 февраленнән 14 февраленә кадәр Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатькә кадәр. Аннан соң АМР «Барс» яшьләр үзәге оештыру комитеты җиңүчене сайлый
3) 3 online - этап: җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы – 2026 елның 16 февралендә 16.00 сәгатьтә «Барс»яшьләр үзәгендә.