

Алабугада шәһәр һәм район юлларында кар чистарту эшләре дәвам итә. Көн саен ике дистәдән артык техника кар җыештыру белән шөгыльләнә - юлларны һәм тротуарларны чистарта. Ишегалларында карны идарәче компанияләр хезмәткәрләре тазарта. Халыкка уңайлы булсын өчен "Созвездие" һәм "Домуправ-3" идарәче компанияләреннән кар чистарту графигын бастырабыз.
Кар җыю эшләре вакытында автомобильләрегезне алып торуны сорыйбыз. Бу юлларны һәм ишегалларын нәтиҗәле чистартуны тәэмин итәргә, шулай ук бозлавык һәм бөкеләр барлыкка килүне булдырмаска ярдәм итәчәк.