БҮГЕН БӨТЕНДӨНЬЯ ЯМАН ШЕШКӘ КАРШЫ КӨРӘШ КӨНЕ: ТАТАРСТАНЛЫЛАР КАТЫ КАН АВЫРУЛАРЫ БУЛГАН КЕШЕЛӘРНЕ КОТКАРЫРГА НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘЛӘР

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

725 татарстанлы почта аша Сөяк мие донорларының милли регистрына кергән. Донорларны дистанцион җыю буенча уртак проект Россия Почтасы, Вася Перевощиков исемендәге Сөяк мие донорларының милли регистры һәм Русфонд белән берлектш 2021 елның июленнән тормышка ашырыла.

Сөяк мие донорлары регистры – таныш булмаган каты авыру кешеләрне коткару өчен үз күзәнәкләре белән уртаклашырга әзер булган ирекле кешеләр мәгълүмат базасы. Регистрларда табиблар үз пациентлары өчен туры килә торган донорлар эзли. Туры килү ихтималы ― 10 000 гә 1. Регистрда донорлар никадәр күбрәк булса, кеше язмышын коткару мөмкинлеге шулкадәр югарырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International