
Алабугада һәм Алабуга районында яшь педаг- кадрларны эшкә чакыралар.
Яшь педагогларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү тәкъдим ителә. Моның өчен һөнәр буенча эш стажы 3 елдан артмаска тиеш, ә эшкә урта махсус уку йортын яки югары уку йортын тәмамлаганнан соң 3 ай эчендә урнашырга кирәк.
2026 елның гыйнварыннан өч ел дәвамында һәр ай саен 30 мең сумга кадәр торак арендасы чыгымнарын каплау өчен педагогларга ярдәм итү программасы эшли. Тагын бер мөһим чара-мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүчеләрнең балаларына һәм оныкларына ата-аналар түләве 50% ка киметелә. Бу инициативаларга 11 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә.
Шулай ук "Мобиль укытучы" проекты актив үсеш ала. Проектның асылы шунда: Алабугада яшәүче укытучылар педагоглар җитмәгән авыл мәктәпләренә эшкә йөри ала. Аларга автомобиль һәм ягулык-майлау материаллары өчен түләү каралган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елда 11 яшь педагог бер мәртәбә 400 мең сум акча алган.
1 сентябрьдә мәктәпләргә 4 укытучы киләчәк. Бу «Безнең яңа башлангыч сыйныфлар укытучысы» грантының беренче җиңүчеләре.
Кабул итү бүлмәсе: (85557)3-81-51, imc.elb@tatar.ru кадрлар бүлеге: 8(85557)7-52-32, +7(927)440-41-65
Безнең командага кушылыгыз!