
Узган атнада Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 437 чакыру кабул иткән, шуларның 72се-балаларга. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм таләп итә торган җитди очраклар да теркәлде:
- 5 инфаркт
- 10 инсульт
- 34 җәрәхәт алу
- 6 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 7 кеше зыян күргән.
Исегезгә төшерәбез: юлларда игътибарлы булыгыз һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез. Сезнең саклык гомерегезне саклап калырга мөмкин!
Салкын тию сезоны дәвам итә: 33 авыру очрагы теркәлгән, шуларның 23е-балаларга ОРВИ белән бәйле. Профилактика турында онытмагыз һәм үзегезне саклагыз!