



4 февральдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында «Н.В. Гоголь йорты – мемориаль музей һәм фәнни китапханә» (Мәскәү шәһәре) җыентыгыннан «Рус тормышы очерклары: Гоголь иллюстрацияләрдә» күргәзмәсе ачылды.
Кунакларны сәламләделәр:
Руденко Гөлзада Рәкыйп кызы – Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры
Викулова Вера Павловна – Мәскәү шәһәренең «Н.В. Гоголь йорты-мемориаль музей һәм фәнни китапханә» ДБУК директоры
Билалова Гөлүсә Солтан кызы-Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башлыгы аппараты җитәкчесе
Николай Васильевич Гоголь- рус язучысы, драматург, тәнкыйтьче, публицист, рус әдәбияты классигы. Аның фигура, һичшиксез, рус әдәбиятында уникаль. Аның иҗаты XIX гасыр әдәби үсешендә мөһим этап була һәм Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә язучыларның киләчәк буынына йогынты ясый.
«Рус тормышы очерклары: Гоголь иллюстрацияләрдә» күргәзмәсе белән Ватан рәссамнары әсәрләре аша танышырга була. Экспозициядә 141 рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре тәкъдим ителгән. Күргәзмәнең нигезен рус әдәби иллюстрациясенең өч гасырлык тарихын чагылдырган осталарның эшләре тәшкил итте. Болар-күренекле рәссамнар: Гогольнең беренче иллюстраторы Александр Алексеевич Агин, Владимир Егорович Маковский, Петр Петрович Соколов һәм башкалар. Совет чоры рәссамнары: Михаил Родионов, Алексей Лаптев, Виталий Горяев. Замандашларыбыз: Сергей Александрович Алимов, Вацлав Болеславович Зелинский, Сергей Васильевич Любаев.