
Татарстан мәдәнияте волонтерлары командасы киңәя бара: 19 меңнән артык волонтер әлеге хәрәкәтнең бер өлеше булды инде.
Команда сафларына яшь активистлар да, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге белгечләр дә керә. Алар мәдәни учреждениеләр эшчәнлегендә ярдәм күрсәтәләр, тарихи мирасны саклауда катнашалар, экскурсияләр, туристлык маршрутлары һәм башка чаралар оештыралар, шулай ук социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыралар. 2025 елда 16 меңнән артык волонтер бөтен республика буенча 2263 акциядә катнашты.
Татарстан мәдәнияте волонтерлары командасына теләге булган һәркем кушыла ала. Моны "Добро.ру" сайтында башкарырга була: clck.ru/sDCRZ.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, волонтерлык эшчәнлеге 2025 елдан "Яшьләр һәм балалар" милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.