ТАТАРСТАНЛЫЛАР ӨЧЕН 160 МЕҢГӘ ЯКЫН РЕЕСТР ХАТАСЫН БУШЛАЙ ТӨЗӘТКӘННӘР

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елда «Киңлек мәгълүматлары милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстан Росреестры Роскадастрның ТР филиалы белән берлектә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры белешмәләрендә җир кишәрлекләре, капиталь төзелеш объектлары, зоналар һәм территорияләр чикләрендә 158,8 меңнән артык реестр хатасын төзәткән.

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, реестр хаталарын төзәтү Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры мәгълүматларының тулылыгын һәм дөреслеген арттыруга юнәлдерелгән. Комплекслы кадастр эшләре реестр хаталарын массакүләм бетерүнең төп коралларының берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International