КАДЫЙРОВЛАР ГАИЛӘСЕ " ЕЛ ХАТЫН-КЫЗЫ. ЕЛ ИР-АТЫ: ХАТЫН-КЫЗ КАРАШЫ" КОНКУРСЫНЫҢ ЗОНАРА ЭТАБЫНДА ҖИҢДЕ

2026 елның 6 феврале, җомга

Кадыйровлар гаиләсе "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсының зонара этабында җиңде. Чара Чаллы шәһәрендә КАМАЗ мәдәният сарае мәйданчыгында  узды. Монда җиңү өчен төрле шәһәр һәм районнардан 31 катнашучы көрәште.

Алабуганы "Ир-ат" номинациясендә "Алабуга муниципаль районы әиләр советы" иҗтимагый оешмасының актив әгъзасы Нурислам Мидехәт улы Кадыйров тәкъдир итте.

Конкурс сынаулары йомгаклары буенча Кадыйровлар гаиләсе беренче урынга чыкты. Нурислам Мидехәт улын һәм аның гаиләсен җиңү белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International