ТАТАРСТАНДА "ИҢ ЯХШЫ ЯЗУ ДӘРЕСЕ-2026" КОНКУРСЫ БАШЛАНДЫ

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы М.В. Ломоносов исемен йөртүче Мәскәү дәүләт университеты, Социаль-мәдәни инициативалар фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәри берләшмәсе белән берлектә үткәрә.

Конкурста мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала, алар бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиеш, шулай ук бәйгедә катнашуга педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат булдыру дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары чакырыла.

Конкурсның төп максаты – балаларны үз фикерләрен дөрес белдерергә өйрәтү, эпистоляр жанрны үстерүгә ярдәм итү, үсеп килүче буынның игътибарын туган тел кыйммәтләренә юнәлтү, шулай ук педагогларга язу дәресләре өчен оригиналь методикалар эшләү, һөнәри һәм иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International