ТАТАРСТАНЛЫЛАР ХӘЗЕР ТЕЛЕФОН НОМЕРЫ БУЕНЧА ПОСЫЛКАЛАР АЛА ҺӘМ ҖИБӘРӘ АЛА

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Почта адресатның телефон номеры буенча посылкалар җибәрергә мөмкинлек бирүче яңа хезмәтне эшләтеп җибәрде.  Онлайн рәсмиләштергәндә адресатның халыкара форматтагы телефонын кертү дә җитә. Почта бүлекчәсеннән җибәргәндә аны почта хезмәткәренә тапшырырга гына кирәк.

Алучы посылканы кабул итсен өчен, ул китерү хезмәтен телефон номеры буенча тоташтыруга ризалык бирергә тиеш. Моны сайтта яки почтаның мобиль кушымтасында теркәлеп эшләп була. Әгәр кулланучының гади электрон имзасы бар икән, тоташу шундук мөмкин булачак. Шулай ук имзаны Дәүләт хезмәтләре рорталы аша җиңел рәсмиләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International