ТАТАРСТАНДА МАХ МЕССЕНДЖЕРЫНДА БИЗНЕС ӨЧЕН САЛЫМ ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ ҺӘМ ТИКШЕРҮЛӘР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ БУЕНЧА AI-ЯРДӘМЧЕ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Татарстан бизнесы хәзер салым законнарындагы үзгәрешләр турында оператив мәгълүмат ала һәм ясалма интеллект ярдәмендә тикшерүләргә әзерләнә ала. Telegram һәм МАХ мессенджерларында эшләүче «Эшмәкәр ярдәмчесе» чат-боты эшли башлады.

«Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсында төзелгән сервис (prov-biz.ru), ТР Икътисад министрлыгы инициативасы белән ТР Прокуратурасы белән берлектә эшләтеп җибәрелгән. Бу эшмәкәрләргә контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге таләпләрен үтәргә ярдәм итә торган бушлай платформа.

Чат-ботның «еш бирелә торган сораулар» бүлеге даими рәвештә бизнес ихтыяҗларына яраклаша. Әйтик, 2025 елның декабреннән чат-ботта «салым реформасы» дигән яңа бүлек барлыкка килде. Эчке статистика мәгълүматлары буенча, ботка бирелә торган барлык сорауларның 70% тан артыгы нәкъ менә салым өлкәсендәге үзгәрешләргә кагыла. 2025 елда сервисны эшләтеп җибәргәннән бирле барлыгы 7 меңнән артык сорау эшкәртелгән, ә кулланучыларның уңай бәяләмәләре дәрәҗәсе 95% тан артып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International