2026 ЕЛНЫҢ 1 ГЫЙНВАРЫННАН РОССИЯДӘ ЯШӘҮ МИНИМУМЫ АРТКАН, ДИМӘК, БЕРДӘМ ПОСОБИЕ КҮЛӘМЕ ДӘ ҮЗГӘРӘ

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яшәү минимумы арткан, димәк, бердәм пособие күләме дә үзгәргән. Ул яшәү төбәгенә яшәү минимумының  50%, 75% яки 100% тәшкил итә һәм гаилә керемнәренә бәйле (t.me/sfr_gov/2730).

Россиянең социаль фонды автомат рәвештә яңа елда түләүләрне санап чыкты, һәм гыйнвар өчен пособие яңа күләмдә инде 3 февральдә МИР картасына күчерелде.

Керемнәр исәбендә нәрсә үзгәрде

 Гаилә керемнәренә пособие рәсмиләштергәндә хәзер исәпкә алынмый:

- бала туганда яисә уллыкка алганда эш бирүчедән бер мәртәбә бирелә торган түләүләр

- торак яисә мөлкәтен югалткан Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ай саен ярдәм

Пособие билгеләү өчен хезмәткә сәләтле гаилә әгъзаларының 12 айлык кереме хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән (МРОТ) кимрәк булмаска тиеш.

2026 елда бу 216 744 сум (хезмәт хакы һәм вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие исәпкә алына).

 Мөһим: әгәр дә керемнәр нигезле сәбәпләр аркасында булмаса, лимит киметелергә мөмкин- нульле керем кагыйдәсе гамәлдә.

Нигезле сәбәпләргә хәзер шулай ук картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту буенча пенсияләр керә.

 Алиментларны исәпкә алганда 2026 елның 1 мартыннан яңа тәртип кулланыла. Әгәр алимент суд аша рәсмиләштерелмәгән булса, керемнәрне исәпләгәндә шартлы суммалар исәпкә алына:

• регионара уртача айлык номиналь исәпләнгән хезмәт хакының 1/4 өлеше-бер балага

• 1/3 — ике балага

• 1/2 — өч һәм аннан да күбрәк балага

Төбәктә уртача айлык хезмәт хакын "Росстат" сайтында белешергә була (www.rosstat.gov.ru/labor_mark...).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International