Алабугалыларны 14 февральдә «Ак дачалар» ял базасы янындагы чаңгы трассасында узачак ярышларда катнашырга чакырабыз. Сезне Бакчалар тыкрыгы, 2б йорт адресы буенча көтәбез.
Тантаналы ачылыш 10.00 сәгатьтә.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (85557)3-06-72.
Программада:
09.00 сәгатьтә - катнашучыларны теркәү;
10.00 сәгатьтә - ярышларны тантаналы ачу;
10.15 сәгатьтә - шәһәр һәм район җитәкчеләре дистанциягә чыга - 1 км;
10.30 сәгатьтә - АМР мәктәпләре стартка баса -1 км;
10.45 сәгатьтә - урта һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмалары студентлары чаңгыга баса -1 км;
11.00 сәгаттә - учреждениеләр, җитештерү коллективлары һәм АМР оешмалары, теләге булган барлык шәһәр һәм район халкы стартка баса-1 км;
11.15 сәгатьтә - ветераннар йөгереше (60 яшь һәм аннан өлкәнрәк);
12: 00 сәгатьтә - «Иң яшь катнашучы», «Иң өлкән катнашучы» номинацияләре буенча грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләү.