АЛАБУГА ҮЗӘК РАЙОН ХАСТАХАНӘСЕ БУЛАЧАК ТАБИБЛАР ӨЧЕН ҮЗ ИШЕКЛӘРЕН АЧТЫ

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Алабуга үзәк район хастаханәсенең актлар залында «Ак халатлы фәрештәләр» традицион фестивале кысаларында «Ачык ишекләр көне» һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды. Очрашуга 50 дән артык кеше килде: югары сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм ата-аналары. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Үз тормышларын медицина белән бәйләргә хыялланган балалар алдында Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев чыгыш ясады, ул әлеге игелекле һөнәрнең югары дәрәҗәдә әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Малинина катнашучыларга максатчан укуга керү һәм районда яшьләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Урта медицина белеме алу мөмкинлекләре турында Алабуга медицина көллияте директоры Надежда Ушакова сөйләде.

КДМУның 5 курс студенты Тамерлан Әхкәмиевның чыгышы аеруча кызыксыну уятты, ул студент тормышы турында сөйләде һәм Казан медицина университетында укуның өстенлекләре турында видеоматериал тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International