
Эшләүче яшьләр өчен «МолоТ» (Яшьләр хезмәте) проектының муниципальара һәм регионара сайлап алу чараларында катнашуга гаризалар кабул итү рәсми рәвештә ачылды. Идел буе федераль округы проекты икътисад секторы предприятиеләренең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләрен, шул исәптән яшь ата-аналарны да, федераль дәрәҗәдә танылу алу өчен үзләрен спортта, иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда күрсәтергә чакыра.
Узган ел «МолоТ» ның округ финалы Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 420 катнашучыны җыйды. Сайлап алу чараларында 394 предприятиедән барлыгы 16 мең кеше катнашты. Катнашучылар һөнәри күнекмәләрендә, икътисад үсешенә керткән өлешләрен күрсәтеп, шулай ук спорт һәм хәрби дисциплиналарда ярыштылар. Проект Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында гамәлгә ашырыла. Элегрәк ул «МолоТ» ның яшь талантларны дәртләндерү һәм иҗтимагый тануның көчле коралы буларак әһәмиятен билгеләп үткән иде. Чарада катнашу өчен Идел буе федераль округының иҗтимагый проектлар сайтында теркәлергә мөмкин: proektypfo.ru.