Яшьләрне маршрутлаштыру кысаларында Алабуга районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәге «Белая Дача-Алабуга» ҖЧҖ предприятиесе белән берлектә 9 нчы сыйныфта укучы балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия үткәрде.
Әлеге чараның максаты – азык-төлек сәнәгате һөнәрләре белән танышу. Бу укучыларга тулы җитештерү циклын аңларга ярдәм итә, заманча технологияләр һәм җиһазлар белән таныштыра.
Чарага 3 укучы, шулай ук балалар йорты тәрбиячеләре килде. Экскурсияне сыйфат буенча менеджер Диана үткәрде. Балалар салатлар җитештерү белән танышып кына калмадылар, җитештерү линиясендә үзләре дә эшләп карадылар. Аларга хезмәт шартлары, команда белән эшләүнең мөһимлеге күрсәтелде. Балалар линия операторы, сыйфат контролеры һөнәрләре белән таныштылар. Программа бик бай булды. Чара ахырында барлык катнашучылар да «Белая Дача-Алабуга» ҖЧҖ продукциясеннән бүләкләр алдылар. Мондый һөнәри юнәлеш бирү чаралары һөнәргә кызыксыну уятырга ярдәм итә, чөнки алар үзләштерүнең күрсәтмәлелеген һәм аңлаешлылыгын анализлау, чагыштыру, сайлау мөмкинлеге белән берләштерә.