БАЛАЛАР ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫ ТУРЫНДА

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Тормышта проблеманы хәл итү мөмкин түгел һәм беркем белән дә киңәшләшеп булмый кебек тоелган хәлләр була. Дуслар белән ачуланышу, гаиләдә аңлашылмаучанлык, укытучы белән конфликт яки ялгызлык хисе — бу кыенлыкларның теләсә кайсысы белән Балалар ышаныч телефонының бердәм номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин +7(800)200-01-22

Ярдәм тәүлек дәвамында күрсәтелә.

 Анонимлык саклана: үз исемеңне, фамилияңне яки адресыңны атарга кирәкми.

Бушлай: теләсә кайсы телефоннан (стационар яки мобиль) шалтырату бушлай.

Бу номер ата-аналар өчен дә мөһим: әгәр сез балага ничек якын килергә икәнен белмәсәгез, аның кәефе һәм тәртибе өчен борчылсагыз, Сез дә консультация һәм ярдәм сорап шалтырата аласыз.

Исегездә тотыгыз: ярдәм сорау – ул йомшаклык түгел, ә зирәклек һәм үзең турында кайгыртучанлык күрсәтү. Сез үзегез генә түгел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International