
Әгәр сез бинада булсагыз, аскы катларга яки подвалга төшегез. Әгәр сез урамда булсагыз, якындагы бинаны яки яшеренү өчен җир асты кичүен табарга тырышыгыз. Пилотсыз очкычның турыдан-туры очу урыннан китү бик мөһим.
Әгәр сез фатирда булсагыз, тәрәзәсез бүлмәгә күчегез һәм терәк стеналар арасында урнашыгыз. Гадәттә бу ванна бүлмәсе. Идәнгә утырыгыз да тәрәзәләрдән ераграк торыгыз. БПЛА ватыкларына тимәгез– бу куркыныч булырга мөмкин.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә шулай ук пилотсыз очкычларның фотосурәтләрен һәм видеоларын социаль челтәрләрдә бастырмаска чакыралар, чөнки бу дошманга яңа һөҗүм оештыруда ярдәм итә ала. Мондый материалларны полиция хезмәткәрләренә тапшыру яхшырак, ә пилотсыз очкычлар турындагы мәгълүматны 112 номеры буенча хәбәр итү яхшырак.