Алабугада район башлыгы Рөстәм Нуриев «Прикамнефть» нефть-газ табу идарәсенең хезмәт коллективы белән очрашты. Биредә узган елга йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар. Чара барышында компания вәкилләре 2025 ел казанышларын билгеләп үттеләр, шулай ук быелгы эшнең төп юнәлешләрен билгеләделәр.
«Минем «Татнефть» компаниясенә Алабуга үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерәсем килә. Аларның социаль проектларга актив ярдәм итүе һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүдә катнашуы шәһәребез тормышында мөһим роль уйный», - дип билгеләп үтте район башлыгы Рөстәм Нуриев.
Шул ук көнне «Татнефть» гранты акчасына төзелгән һәм Нефтьчеләр урамы, 42 адресы буенча урнашкан яңа «Актив озын гомер үзәге» ачылды. Үзәк заманча тренажерлар белән җиһазландырылган һәм үзләренең физик активлыгын сакларга теләүче пенсионерлар өчен билгеләнгән. Теләге булган һәркем уңайлы һәм дустанә шартларда килеп күнегүләр ясый алачак.