Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә Россия социаль фонды социаль ярдәм чаралар күрсәтә. Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсия белән тәэмин итүне, түләүләрне билгеләүне һәм тернәкләнүнең техник чараларын бирүне дә кертеп, 20дән артык төрле ярдәм төрен гамәлгә ашыра. Күпчелек чаралар тиешле дәүләт органнарыннан килә торган белешмәләр нигезендә гаризасыз тәртиптә рәсмиләштерелә.
Социаль фонд хәрбиләрнең үзләренә генә түгел, аларның гаилә әгъзаларына да ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, балаларга бердәм пособие билгеләү өчен гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләгәндә мобилизацияләнгән ата-ананың керемнәре исәпкә алынмый. Әгәр мобилизацияләнгән кешенең гаиләсендә 3 яшькә кадәрге бала булса, аның хатыны чакырылыш буенча хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособиене бердәм пособиегә өстәмә рәвештә алырга хокуклы. Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең йөкле хатыны шулай ук бер мәртәбә бирелә торган махсус түләү алырга мөмкин.