АЛАБУГА РАЙОНЫ ТР МУНИЦИПАЛИТЕТЛАРЫ АРАСЫНДА СОЦИАЛЬ-ИКЪТИСАДЫЙ ҮСЕШ БУЕНЧА 1 НЧЕ УРЫНДА ТОРА

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Алабуга районы республика муниципаль районнары арасында социаль-икътисади үсеш рейтингында беренче урынны алып тора. Тулаем территориаль продукт күләме буенча район Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында 4 нче урында, ә төяп җибәрелгән продукция күләме буенча икенче урында. Мондый мәгълүматлар Алабуга муниципаль районының хисап сессиясендә яңгырады.

Бер кешегә инвестицияләр күләме буенча район республикада беренче урында тора. Узган елның 9 аенда инвестицияләр күләме 374 млрд сум тәшкил иткән. Бу республика инвестицияләренең 30% тан артыгы.

Мондый күрсәткечләргә «Алабуга» махсус икътисадый зонасының актив үсеше нәтиҗәсендә ирешелде.

МИЗның яңа проектлары районга шактый хезмәт ресурслары агымын җәлеп итә, бу системалы якын килүне таләп итә торган яңа чакырулар тудыра. Болар арасында киләчәктә миграция мәсьәләләрен хәл итү, санитар-эпидемиологик хәлне саклау, медицина белән тәэмин итү, вакцинация, хокук тәртибен саклау, гражданнар оборонасы һәм торак бирү мәсьәләләрен хәл итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International