
Алабуга районында 2025 елда республика ярдәме белән 25 йортка капиталь ремонт ясалган. Шәһәр елдан-ел үзгәрә бара һәм монда республика программалары ярдәм итә.
Әйтик, «Безнең ишегалды» программасы буенча 2025 елда 172 млн.сумга 25 ишегалды территориясе яңартылган. Агымдагы елда әлеге программаны тәмамлау планлаштырыла. Челтәрләрнең искергән булуына бәйле рәвештә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча масштаблы эш дәвам итәчәк.
Инженерлык челтәрләрен ремонтлауга узган ел 570 млн сум акча тотылган. Ремонт эшләренә республика бюджетыннан МКИ программасы буенча 237 млн сум, "Алабуга" МИЗ 232 млн. сум, Алабуга ПТС – 77 млн.сум, җирле бюджеттан 23 млн. сум бүлеп бирелгән.
Мондый капитал салулар кыска вакыт эчендә челтәрләрне норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирә.
"Шәһәрдә су белән тәэмин итү буенча проблемалар бар, халык еш кына су сыйфатыннан зарлана. Бүгенге көндә су чистарту станциясеннән шәһәргә кадәр 29 км магистраль челтәрне алыштырырга кирәк. Водоканал көче белән әлеге участокны проектлау башланды. Чыгымнарның гомуми суммасы 5 млрд. сумнан артык булачак", - дип билгеләп үтелде районның хисап сессиясендә.
Шәһәрнең тарихи өлешен өзлексез җылылык белән тәэмин итү проблемаларын хәл итү өчен, бу территориядәге челтәрләргә һәм казаннарга хезмәт күрсәтү Алабуга җылылк челтәрләренә тапшырылган.