Россия почтасы нәширләр белән берлектә популяр басмаларга язылуга ташлама бирә. Акция Ватанны саклаучылар көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган һәм 6 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Язылуны podpiska.pochta.ru сайтында рәсмиләштерергә мөмкин, шулай ук теләсә кайсы почта бүлекчәсендә яки почтальонда. Басмаларның аерым чыгарылышларын да, берничә айга алдан язылуны да сайлап алырга мөмкин. Почтальон газета яисә журналларны почта тартмасына илтәчәк, ә "таләп ителгәнче" рәсмиләштергәндә почта бүлекчәсендә басмаларны мөстәкыйль алырга мөмкин.