
КФУның Алабуга институты педагогика һәм филология югары мәктәбенең 4 курс студенты Әминә Миңнебаева Астанада (Казахстан) Л. Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университетында белем бирү стажировкасы уза. Сәфәр Казан федераль университетының академик мобильлек программасы ярдәмендә мөмкин булды. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Булачак рус һәм инглиз телләре укытучысы коммуникация теориясе, һөнәри юнәлешле чит тел, эшлекле инглиз теле һәм нщфис сүз осталыгы буенча курсларга йөри, шулай ук халыкара имтиханга әзерләнә.
"Бу вакыт минем өчен башка мәгариф мохитенә һәм мәдәнияткә тирән чуму чоры. Халыкара командаларда эшләү тәҗрибәсе аеруча кыйммәтле булды: Кытай, Корея, АКШ, Кыргызстан һәм башка илләр балалары белән проектлар турында фикер алышу мәдәниятара аралашу һәм тәнкыйди фикерләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә", – дип тәэсирләре белән уртаклашты Әминә Миңнебаева.
Студент кыз билгеләп үткәнчә, академик мобильлек – яңа белемнәр генә түгел, ә мөстәкыйльлеккә җитди тикшерү, тиз җайлашу һәм стандарт булмаган чишелешләр табу мөмкинлеге дә.
Инглиз филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы доценты Марина Ачаева булачак педагогларның һөнәри үсешендә мондый сәфәрләрнең әһәмиятен ассызыклады.