2026 елның 01 мартыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2025 елның 24 июнендә кабул ителгән 168-ФЗнче номерлы федераль законы белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендә кабул итегән 2300-1нче номерлы Россия Федерациясе Законына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керәчәк.
Аерым алганда, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон гавами танышу өчен мәгълүмат турындагы маддә белән тулыландырыла.
Мәсәлән, сәүдә, көнкүреш һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең башка төрләрен гамәлгә ашырганда кулланучыларны гавами таныштыру өчен һәм реклама булып тормаган барлык мәгълүмат, әлеге законның 8, 9 һәм 10 статьяларында күрсәтелгән мәгълүматтан тыш, җитештерүче (башкаручы, сатучы) тарафыннан һәркем өчен мөмкин булган урыннарга элмә такталар яисә мәгълүматны урнаштыруның башка чаралары (язмалар, күрсәткечләр, тышкы өслекләр, мәгълүмат чаралары) кулланып урнаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хәбәр итә.