"БЕЗ БЕРГӘ" ГУМАНИТАР ШТАБЫ АЛАБУГАДАН ЧИРАТТАГЫ ГУМАНИТАР ЯРДӘМ ПАРТИЯСЕН ҖИБӘРДЕ

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Яшь гвардиячеләр һәм "Без бергә" гуманитар штабы волонтерлары тирән гражданлык җаваплылыгы һәм теләктәшлек хисе белән махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр. Бу инициатива – безнең сугышчыларга ярдәм күрсәтү буенча штабның системалы эше.

Адреслы ярдәм кысаларында, хәрбиләрнең ихтыяҗлары исемлегеннән чыгып, 1232 нче полкка, 272 нче полкка, 90 нчы танк дивизиясенә һәм 38 нче мотоукчылар бригадасына ярдәм күрсәтелде. Аларга көнкүреш әйберләре, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар, шулай ук халыктан тизрәк өйгә кайту теләге белән хатлар һәм открыткалар җибәрелде.

Мондый ярдәм даими рәвештә башкарыла. Ул хәрбиләрнең рухи халәтен ныгытуга, хәрби бурычларны үтәү чорында җәмгыять һәм дәүләт бердәмлеген күрсәтүгә, шулай ук сугышчылар өчен уңайлы шартлар тудыруга  юнәлдерелгән.

"Без бергә" штабы геройларыбыз ихтыяҗлары өчен акча һәм материаллар җыюны дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International