25 февральдә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә ТР Күңелле һәм тапкырлар клубының район сайлап алу этабы уены узды. Залдагы атмосфера чын-чынлап кайнар иде: командалар Алабуганы республика дәрәҗәсендә тәкъдир итү хокукы өчен көрәштеләр.
Киеренке, әмма ялкынлы уен нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне ачыклады:
- «Алмашлыклар» 1нче гимназия-Милли мәгариф үзәгенең җыелма командасы;
- 10 нчы күппрофильле лицейның җыелма командасы.
Бу командалар Казан уеннарында шәһәр данын яклаячак. Аларны котлыйбыз һәм уңышлар, яңа мәзәкләр, зур җиңүләр телибез!