АЛАБУГА СПОРТЧЫЛАРЫ АВЫР АТЛЕТИКАДА ПРИЗЛЫ УРЫННАР ЯУЛАДЫ

2026 елның 27 феврале, җомга

Алабуга спортчылары 24 февральдә Екатеринбургта узган авыр атлетика буенча Россия беренчелегендә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 15-18 яшьлек яшүсмерләр арасында 109 кг га кадәр авырлык категориясендә Алабуганың "Юность" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Тимур Кәримов уңышлы чыгыш ясады. Ярышта Тимур бронза медаль яулады. Тимур кергән Татарстан җыелма командасы да югары әзерлек күрсәтте һәм гомуми зачетта өченче урынны алды. Тренерлар штабының ярдәме һәм һөнәри осталыгы спортчының уңышында мөһим роль уйный: Тимур авыр атлетика тренеры И.И. Атнагулов җитәкчелегендә шөгыльләнә, ә методик ярдәмне аңа инструктор Л.С. Ивыгин күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International