Татарстан Росреестрында «Дача амнистиясе» буенча күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү мәсьәләләренә багышланган кайнар линиягә йомгак ясадылар. Сезнең игътибарыгызга килгән кайбер сорауларга җаваплар тәкъдим итәбез.
Минем бакча участогы хосусыйлаштырылган. Участокта бакча йорты бар. Аңа милек хокукын ничек теркәргә?
- Бакча йортын кадастр исәбенә кую һәм аңа милек хокукын теркәү өчен техник план төзүне сорап кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әзерләнгән документлар пакетын Татарстан Росреестрына түбәндәге ысуллар белән тапшырырга мөмкин:
- КФҮтә шәхси визит вакытында;
- электрон рәвештә (көчәйтелгән квалификацияле электрон имза сертификаты булганда) Росреестрның рәсми сайтында шәхси кабинет аша.
Бакча һәм дача кишәрлекләрендә урнашкан башка күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү тәртибе дә шундый ук (сарайлар, мунчалар, гаражлар һ. б.).
«Дача амнистиясе» буенча нинди объектлар теркәлергә мөмкин?
- Бакчачылык, шәхси торак төзелеше, торак пункт чикләрендә шәхси ярдәмче хуҗалык һәм крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен бирелгән җир кишәрлекләрендә урнашкан торак. Моннан тыш, күрсәтелгән торак йортлар шәхси торак объекты таләпләренә туры килергә тиеш.