ТАТАРСТАНЛЫЛАР САЛЫМ ДЕКЛАРАЦИЯСЕН КЫЙММӘТЛЕ ХАТ БЕЛӘН ҖИБӘРӘ АЛАЛАР

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Россиядә 2025 ел өчен керемнәр турында хисап тапшыру буенча декларация кампаниясе башланды. Әгәр хисапны турыдан-туры салым органына, вәкаләтле оешмага яки онлайн тапшыру мөмкинлеге булмаса, почта аша җибәрү хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин. Бу РФ Салым кодексы белән регламентланган. Салым декларациясен кыйммәтле почта юлламасы белән җибәрү яхшырак.

Кыйммәтле хат кертемнәрне тасвирлауны күздә тота. Анда җибәрелә торган барлык документларны санап чыгарга һәм аны ике нөсхәдә тутырырга кирәк. Моны почта бүлегендә яки Россия Почтасы сайтында эшләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International