Татарстанда "Земство почтальоны" икенче Бөтенроссия конкурсының сайлап алу этабы башланды. Бәйге Россия почтасы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия цифрлар министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәри берлеге ярдәмендә "Бердәм Россия"нең "Россия авылы" федераль партия проекты кысаларында оештырыла.
"Земство почтальоннары авыл халкының көндәлек тормышында мөһим роль уйный. Кайвакыт алар "зур дөнья" белән бердәнбер элемтә булып тора. Безнең конкурс почтальон һөнәренең әһәмиятен ассызыклауга һәм яшь белгечләрне, традицияләрне дәвам иттереп һәм халкыбызның бердәмлеген ныгытып, авылда эшләүне сайларга рухландыруга юнәлдерелгән", - дип билгеләп үтте "Бердәм Россия " генераль советы секретаре Владимир Якушев.
Бөтенроссия конкурсында халык саны 50 меңгә кадәр булган торак пунктларда кимендә бер ел эш тәҗрибәсе булган белгечләр катнашачак.
Конкурс өч этапта уза. Беренче этапта, 2 апрельгә кадәр, катнашучылар оештыручы сайтында онлайн-гариза бирәчәк: https://земскийпочтальон.рф. Конкурсның икенче этабы 3 апрельдән 24 апрельгә кадәр узачак һәм анда регионара эксперт комиссияләре тарафыннан гаризаларга бәя бирәләр һәм финалга чыгучыларны сайлап алачаклар. Финал 26 майда Мәскәүдә уза.