Алабугада Марсель Мөхетдинов истәлегенә бокс буенча турнир узды.
Шәһәрнең 2нче номерлы спорт мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Россиянең спорт мастеры Марсель Мөхетдинов истәлегенә бокс буенча IV ачык республика турниры оештырылды. Рингка Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл һәм Киров өлкәсеннән 80 спортчы чыкты. Көрәш 21 авырлык категориясендә барды.
Турнирда Алабуганың 11 боксчысы призлы урыннар яулады. Бу бик яхшы нәтиҗә. Катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!